Зәйдә чаңгычы узышчылар арасында ачык җәйге Чемпионат һәм Татарстан Республикасы беренчелеге бара

2022 елның 3 сентябре, шимбә
Бүген Зәй шәһәренең «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгычы узышчылар арасында ачык җәйге чемпионат һәм Татарстан Республикасы беренчелеге ачылды. Тантаналы чарада Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, Татарстан Республикасы чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты Э. Ш. Галиев, Россия чаңгы ярышлары Федерациясенең әйдәүче белгече, Россиянең атказанган тренеры, Г. А. Шлыкова, Халыкара чаңгы спорты федерациясенең техник делегаты В. В. Веденин, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре катнашты. Шәхси-команда ярышлары Татарстан Республикасында чаңгы ярышларын үстерү максатыннан үткәрелә. Ярышлар барышында 2022-2023 елгы кышкы сезонга узышчы чаңгычыларның әзерлек дәрәҗәсе карала. Катнашуга Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан һәм Россия Федерациясе регионнарыннан 21 команда кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International