ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Халыкара кеше хокукларын яклау көненә багышланган «Правознайка» иленә сәяхәт» дигән танып белү уены уздырылды.
8 декабрьдә “Яшьлек” яшьләр клубында инвалидлар ункөнлеге кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле егетләр белән кызыклы һәм күңелле очрашу узды.
Районда мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең һәм хәрби операциягә үзе теләп китүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем үз эшен дәвам итә. Бүген аның чираттагы утырышы булды.
Ел саен 9 декабрьдә дөньяда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, бу көнне дөньяның күп илләрендә мөһим сәяси очрашулар һәм акцияләр үткәрелә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган демонстрацияләр, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар уза.

7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Машина төзелеше форумы кысаларында узган чараларда катнашты.
Бүген Зәйнең район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин җитәкчелегендәге командасы Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында катнаша.
6 декабрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында “Нәрсә ул коррупция ?” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты- коррупция турында төшенчә бирү, аның билгеләре белән танышу, коррупцияне тормыш шартларында таный белү, коррупция китергән зыянга үз фикереңне белдерә белү.

6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Зәйгә эш визиты белән монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов килде. Планлы визит җирле үзидарә органнары һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләре белән очрашудан башланды.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе
Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов «Язылу бүләк ит!» хәйрия акциясендә катнашты. Разиф Гали улы «Новый Зай» һәм «Зәй офыклары» район газеталарының иң актив язылучыларының берсе булып тора һәм һәр ярты ел саен үзенең шәхси үрнәге белән җитәкчеләрне подписка бүләк итәргә чакыра.
2 декабрьдән 4 декабрьгә кадәр Зәй шәһәренең «Старт» спорт-савыктыру комплексында авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XIX Спартакиадасы зачетына (2 зона) волейбол буенча чемпионат узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International