Инвалидлар декадасы кысаларында

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе
8 декабрьдә “Яшьлек” яшьләр клубында инвалидлар ункөнлеге кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле егетләр белән кызыклы һәм күңелле очрашу узды. Балалар өчен йомшак геройлар белән флешмоб оештырылды. Йонлач кунаклар бию хәрәкәтләрен күрсәттеләр, алар артыннан катнашучылар да музыка тактына туры китереп хәрәкәтләрне кабатларга тырышты. Аннан соң балалар һәм аларның әти-әниләре өчен яшьләр эшләре идарәсе белгечләре “Яңа ел уенчыгы” дигән мастер-класс үткәрделәр. Һәр катнашучы мөмкин булганча фантазиясен күрсәтә алды, ә күпләр өчен бу декор Яңа ел чыршысына беренче бизәк булды. Бәйрәм азагында балалар тәмле призлар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International