Мирный бистәсе мәдәният йортында коррупция хакында сөйләштеләр

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе
6 декабрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында “Нәрсә ул коррупция ?” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты- коррупция турында төшенчә бирү, аның билгеләре белән танышу, коррупцияне тормыш шартларында таный белү, коррупция китергән зыянга үз фикереңне белдерә белү. Әңгәмә вакытында коррупциянең килеп чыгышы, дөреслек, хаклык, ялган турында күп сөйләшенде. Коррупция ул - дәүләт вазыйфаларын биләүче, шулай ук дәүләт граждан хезмәте яисә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның, үз вазыйфаи вәкаләтләреннән һәм шул вәкаләтләргә бәйле мөмкинлекләрдән файдаланып, үз мәнфәгатьләрендә, шулай ук башка затлар мәнфәгатьләрендә, шәхсән үзләре яисә арадашчылар ярдәмендә законсыз рәвештә мөлкәти байлыклар һәм өстенлекләр алуы яки алардан файда күрүе, шулай ук әлеге затларны физик һәм юридик затлар тарафыннан шушы байлыкларны һәм өстенлекләрне законсыз бирү юлы белән сатып алу. Шулай итеп, коррупция дәүләт иминлегенә, законга, демократия һәм кеше хокукларына, тигезлек һәм социаль дөреслеккә җитди куркыныч тудыра торган гамәл.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International