Районда мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең һәм хәрби операциягә үзе теләп китүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем үз эшен дәвам итә. Бүген аның чираттагы утырышы булды. Анда берничә сорау каралды, шул исәптән мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм чаралары һәм хезмәтләрнең телефоннары язылган искәрмә әзерләү; мәгариф оешмалары, яшьләр эшләре идарәсе, Зәй ҮРХ һ.б. эшчәнлеге һәм башкалар. Бүгенге көндә районда мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып барыла. Алардан кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә тиз арада тикшерелә. Нәтиҗә ясап, район башлыгы Разиф Кәримов катнашучыларга тагын бер кат һәр гаилә белән шәхси эш алып барырга, булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтергә кирәклеген искәртте. МЧС хезмәтенә үз йортлары белән торучыларның өйләренә янгын турында кисәтүче җайланмалар куярга кушылды.