Зәй районында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар комплексы үткәрелә

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе
Ел саен 9 декабрьдә дөньяда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, бу көнне дөньяның күп илләрендә мөһим сәяси очрашулар һәм акцияләр үткәрелә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган демонстрацияләр, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар уза. Зәй муниципаль районында район башлыгы күрсәтмәсе белән расланган план нигезендә 2022 елның 30 ноябреннән 12 декабренә кадәр мәгариф оешмаларында, Зәй политехник көллиятендә, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, яшьләр эшләре идарәсендә җәмәгатьчелек вәкилләре, депутатлар, хокук саклау органнары һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары катнашында оешма-предприятиеләрдә күп төрле тематик чара үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International