ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2023 ел
шимбә
Бүген «Безнең кешеләр, Зәй» рубрикасында без бөтен гомерен автомобиль юллары төзүгә һәм аларны карап тотуга багышлаган гаҗәеп кеше турында сөйләргә телибез. Бу - «Татнефтедор» ҖЧҖ Зәй идарәсенең иң яхшы хезмәткәрләренең берсе Әгъләмов Рәшит Габдулла улы.

20
октябрь, 2023 ел
җомга
17 октябрьдә районның спорт мәктәпләре «Все свои» марафонына кушылды. Аларда шөгыльләнүчеләр ГТО нормативларын тапшырдылар: идәндә яткан хәлдә кулларны бөгү һәм турайту, гимнастика эскәмиясендә басып торып иелү, идәндә ятып гәүдәне күтәрү, ике аяк белән этелеп озынлыкка сикерү.
16-18 октябрьдә Казанның «Волга» яшьләр үзәгендә бөтен республикадан җитәкчеләр, белгечләр һәм медиа хезмәткәрләре өчен укыту программасы узды. Өч көн дәвамында катнашучыларның нәтиҗәле эше булды, анда алар яшьләр үзәкләре өчен методик кулланма эшләүдә ярдәмчеләр булдылар, проектлар төзеделәр һәм республика яшьләренең сорауларын тикшерүне анализладылар.

19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе
18 октябрьдә республика башкаласында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Театрның яше юк" мәктәп театрлары республика фестиваль-конкурсы узды. Анда Зәй муниципаль районы данын Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе һәм Кадер мәктәбе театр коллективлары яклады.
Бүген Чыбыклы авылында район авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы семинары узды. Пленар өлешкә кадәр семинарда катнашучылар Баһаутдинов Альбертның шәхси ярдәмче хуҗалыгында, Харитонов ИП кибетендә, ветеринария пункты бинасында булдылар, авылның социаль объектлары: стадион, балалар бакчасы, ФАП, мәктәп, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл, балалар бакчасын карадылар.
Бүген мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе базасында кыска вакытлы ялда булган мобилизацияләнгән гражданнар белән очрашу узды. Очрашуда мобилизацияләнгән хәрбиләрнең һәм иреклеләрнең гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариаты вәкилләре, активистлар һәм волонтерлар, иҗтимагый берләшмәләр әгъзалары катнашты.

18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе
17 октябрьдә «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында Татарстан Республикасында патриотизмга һәм контракт хезмәтенә киң мәгълүмати ярдәм оештыру максатында «Все свои» патриотик марафоны узды.
16 октябрьдә Казанда зәйлеләр башкала халкы һәм кунаклары өчен зур программа әзерләделәр. Зәй мәйданчыгы "Әкият" курчак театрында оештырылды. Тамашачыга Зәй рәссамнары картиналары күргәзмәсе, "Зәй гербы" инсталляциясе, "Танылган Зәй кешеләре" күргәзмәсе һәм халык кухнясы тәкъдим ителде.

17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районының Икътисади советы утырышы узды.
Бүген шәһәрнең хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясе рәисе Эмиль Галиев катнашында чираттагы утырыш узды. Комиссия 8 егетнең шәхси эшен карады, аларның 7 се хәрби хезмәткә яраклы дигән карар кабул итте, бер чакырылучы сәламәтлеге буенча медицина тикшерүе үтәргә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International