ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләрне электрон рәвештә уңайлы һәм вакытында түләргә мөмкинлек бирә торган ысуллар кертелде һәм ул актив кулланыла.

31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе
Бүген Зәйдә якташыбыз, РФ атказанган артисты, ТАССРның халык артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты, театр педагогы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әйдәп баручы артисты Наил Дунаев истәлегенә багышланган кичә узды.
Бүген Зәйдә кар чистарту техникасын кабул итү узды.
23-30 октябрьдә Зәй муниципаль районы территориясендә 2023-2024 еллар сезонында гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында Татарстан Республикасының «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы бөтенроссия чемпионатының муниципаль этабы узды.

30
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе
28 октябрьдә Самара шәһәрендә Киокусинкай каратэсы буенча төбәк-ара ярышлар узды, анда Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Пенза, Саранск, Сызрань, Ульяновск, Самара, Ырымбур, Бөгелмә, Казан, Лениногорск, Түбән Камадан 500дән артык спортчы катнашты.
28 октябрьдә студентлар отрядлары ГТО нормативларын уңышлы үти алдылар!
23 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.

28
октябрь, 2023 ел
шимбә
27 октябрьдә Зәй муниципаль районы Кече фәннәр академиясе базасында 2023/24 уку елында рәсми рәвештә психологик - педагогик сыйныфлар ачуга багышланган чара узды. Чарада педагогик хезмәт ветераны Халикова Линуза Зиевна, «Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты»ның психологик-педагогик һәм махсус-дефектологик белем бирү кафедрасы педагогик фәннәр кандидаты Рахматуллина Ләйлә Вәгыйзь кызы hәм Гумерова Мария Миннегали кызы катнашты.
Зәй муниципаль районында белем бирү сыйфатын күтәрү, гомуми белем бирү оешмалары эшчәнлеген өйрәнү, идарә командасына һәм мәктәп укытучылар коллективына нәтиҗәле методик ярдәм күрсәтү максатыннан, 2023 елның 23 октябреннән 27 октябренә кадәр Зәй шәһәренең 2 нче мәктәп, Кадер урта мәктәбе, Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә күчмә методик десант үткәрелде.

27
октябрь, 2023 ел
җомга
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең слеты узды. Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Хөкүмәт кураторы-Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты һәм авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International