Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында авыл җирлекләре башлыклары семинары узды
2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Чыбыклы авылында район авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы семинары узды. Пленар өлешкә кадәр семинарда катнашучылар Баһаутдинов Альбертның шәхси ярдәмче хуҗалыгында, Харитонов ИП кибетендә, ветеринария пункты бинасында булдылар, авылның социаль объектлары: стадион, балалар бакчасы, ФАП, мәктәп, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл, балалар бакчасын карадылар. Семинарның пленар өлеше авыл мәдәният йортында узды. Катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде. 2023 елның 9 аенда авыл җирлекләре эшчәнлеген аерым күрсәткечләр буенча бәяләүне район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Марат Хәбибуллин анализлады. Җирле үзидарә органнарының 2023 елның 9 аендагы эше һәм калган чорга бурычлары турында Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин хәбәр итте. Шулай ук семинарда авыл җирлекләрендә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү һәм мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклау, хайваннар һәм йорт кошлары арасында йогышлы авырулар таралуга юл куймау, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау, гражданнарның үзара салым җыеннарына әзерлек, армия хезмәтенә көзге чакырылыш барышы һәм гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мәсьәләләре каралды. Йомгак ясап, Разиф Гали улы мондый семинарларның нәтиҗәлелеген һәм әһәмиятен билгеләде, районның авыл җирлекләре башлыкларын көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча эшне активлаштырырга өндәде. Шулай ук башлыклар алдына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, мини - ферма һәм сыерлар санын арттыру бурычы куелды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз