Зәйнең яшь артислары - мәктәп театрлары республика фестиваль-конкурсында
2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе
18 октябрьдә республика башкаласында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Театрның яше юк" мәктәп театрлары республика фестиваль-конкурсы узды. Анда Зәй муниципаль районы данын Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе һәм Кадер мәктәбе театр коллективлары яклады. Конкурс жюрие яшь артистларыбызның чыгышларын югары бәяләде һәм, мәктәпне тәмамлагач, театр бүлегенә керергә тәкъдим итте. Укучылар шулай ук Тинчурин театры артислары башкаруында "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" спектакленең премьерасын карадылар.