ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 5740 гектарда алынып, 238210 тонна татлы тамыр җыелды.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән бергә җитештерү сәнәгатьчеләре дә үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шикәр кайнатуда хезмәт итүче хезмәткәрләр арасында барлык гаиләләре белән эшләүчеләр дә җитәрлек.
2 октябрьдә бәлик булмаганнар арасында “Иң оста тәрбияче” бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Әлеге бәйгедә һәр командадан 5 әр кеше катнашты. Алар арасында: мәктәп диреторлары, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният идарәсе белгечләре, спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре.
Зәйнең 1нче мәктәбе 170 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тирән эчтәлекле матур чарага район җитәкчелеге, шушы уку йорты белән хезмәт юлын бәйләгән мөхтәрәм педагоглар, мәктәпнең элеке укучылары чакырылды.
9 октябрьдә район мәдәният йортында 44 иҗат сезоны ачылды. Чара барышында тамашачылар күп кенә иҗат төркемнәре чыгышын тыңладылар һәм күрделәр.
Ялта-Зәй спорт сәләмәтләндерү үзәгендә өлкәннәр өчен “Күңелле старт” дип исемләнгән спорт фестивале узды. Ул өлкән кешеләрнең сәләмәтлеген спорт төрләре куллану белән бәйле иде.
Туган якны өйрәнү музеенда 19 гасырдан калган бик күп сәгатьләр коллекциясе саклана. Аларның төрлесе – йокыдан уяткычы,үзйөрешле,кесә, ком, көръән сәгатьләре бар. Алар белән “Сәгатьләр тарихы” дигән интерактив музей укуларында “Березка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр танышты.
9 октябрьдә шәһәр мәдәният йортында “Мәдәният наркотикларга каршы” дип исемләнгән рәсем бәйгесе үтте. Аның максаты мәдәният чаралары белән сәләмәт тормыш алып бару серләренә төшен

10
октябрь, 2015 ел
шимбә
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
Агропромышленность комплексы - илнең, республикабызның икътисады нигезе булып тора, шунлыктан һәммәбез өчен дә авыл хуҗалыгын үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Урып - җыю кампаниясе Татарстанны бөртеклеләрдән мул уңыш белән куандырды.

9
октябрь, 2015 ел
җомга
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 5530 гектарда алынып, 229495 тонна татлы тамыр җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International