ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2015 ел
җомга
Наркотизациягә каршы көрәштә нәтиҗәлелеккә ничек ирешергә, кисәтү эшендә нинди яңа алымнар кулланырга? Әлеге сорауларга җавапны бүген наркотизациягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында эзләделәр. Утырыш район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә үтте.
7 октябрьдә, “Ялта зәй” спорт комплексында өлкәннәр көненә багышланган “Күңелле стартлар” дигән спорт ярышлары булып үтте. Анда 30 лап өлкән спорт яратучылар катнашты.
Хакимиятнең зур залында Зәй районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы комиссисенең чираттагы утырышы үтте.
7 нче октябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында үткән “Квиллинг” мастер-классына яшьләр һәм пенсионер җыелган иде. Аны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Зәй бүлеге баш белгече Аэлита Викторовна Дорш алып барды. Квиллинг –кәгазьдән бөтереп ясала торган бик гади һәм кыйммәткә төшми торган кул эше.

8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кичә , Казанның «Корстон» күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен бәйрәм уңаеннан тантанада Рөстәм Миңнеханов котлый. Чарага үзләрен яхшы яктан күрсәткән муниципаль районнар, АПК предприятиеләре, шул исәптән азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате тармаклары вәкилләре чакырылды
“Зәй шикәр заводы” ААҖенә бу көннәрдә Япониядән сакчыл җитештерү серләренә өйрәтү остасы Тосихиро Ямада килде. Ул - “Тойота” автомобиль корпорациясендә “Кайдзен” проектларын тормышка ашыруда катнашучы тәҗрибәле, югары квалификацияле белгеч.
Зәйнең “Туган яктарихын өйрәнү” музеенда Зәй халык мәгарифенә 170 ел тулу уңаеннан “ Школьная пора” дип исемләнгән тематик күргәзмә ачылды. Экспонатлар Иске Зәй бистәсендәге 1нче мәктәп тарихына кагыла. Әлеге белем йорты - нәкъ менә Зәй шәһәрендә мәгариф эшчәнлеге башлануны дәлилләүче чал тарихлы, бихисап зәйлеләргә белем иленә юл ачкан мәктәп.
Бүген, Казанның Арча зиратында ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты (1992-2006), якташыбыз Мансур Хәсәнов каберенә бюст куелды.
Бүген, Казанның Арча зиратында ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты (1992-2006), якташыбыз Мансур Хәсәнов каберенә бюст куелды.

7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Зәйнең Икенче Бөгелде микрорайоны өзлексез килүче эчә торган суга тиенде. Моңа кадәр биредә яшәүчеләр шәһәр су челтәренә кушылмаган иде, шул сәбәпле һәр хуҗалык эчә торган суга ихтыяҗын үз мөмкинлекләреннән чыгып канәгатьләндерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International