Район мәдәният йортының 44 иҗат сезоны ачылды...

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
9 октябрьдә район мәдәният йортында 44 иҗат сезоны ачылды. Чара барышында тамашачылар күп кенә иҗат төркемнәре чыгышын тыңладылар һәм күрделәр. Яңа “Смайл бенд” төркеме чыгышы тамашачыларның ихтибарын яулады. Мәдәният йорты коллективы аның тарихы турында театрлаштырылган күренеш тәкъдим итте. Марс Гуреев, Николай Бохаров, Игорь Демин , “Смак” триосы чыгышлары, “Юнити” бию коллективы чыгышы бик тә үзенчәлекле булды. Кичәдә катнашучылар һәм тамашачылар рухи тәм һәм азык алып өйләренә таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International