ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
4 мәктәп укытучысы Татьяна Прохоренконың кулдан ясаган эшләре тиз арада бүләккә таралып бетә. Зәйдән Казанга, Мәскәүгә һәм башка шәһәрләргә. Аның зәвыклы итеп ясаган курчаклары күңелгә хуш килеп тора һәм бик тә үзенчәлекле.
Казан шәһәрендә ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегенә 1999-2000 елгы кызлар һәм егетләр арасында ярышлар булып үтте. Зәйдән “Зәй” балалар һәм яшьләр спорт мәктәбендә спорт белән шогельләнүче кызлар һәм егетләр катнашты.
Хезмәт кешесе Елы уңаеннан шәһәр мәдәният йортында “Минем һөнәрем –укытучы” дип исемләнгән чара үтте.

13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Зәй районы “Зәй” агрофирмасы механизаторы Андрей Митрофанов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Президенты кабул иткән бәйрәмдә республиканың иң яхшы комбайнер исеменә лаек булды. Ә “Восток” агрофирмасы иң яхшы хуҗалык исемен алды.
Бүген, “Космос” яшьләр үзәгендә Россия сукырлар җәмгыятенең Зәй бүлеге отчет-сайлау конференциясе үтте. Җәмгыятнең җитәкчесе Мария Костюченко 2011-2015 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты һәм бергә эшләгән иптәшләренә, район Советына һәм башкарма комитетына рәхмәтен белдерде.
Зәй шикәр заводы 537 мең тонна чимал кабул итте, шуның 200 мең тоннасы Зәй басуларыннан китерелде. Бирегә барлыгы 33 мең рейс ясалды, шуның 15 меңе - Зәй машина иярләүчеләренеке.
Зәй районы Чыбыклы китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгы оештырган бәйгедә катнашып, “Авыл җирлегендә иң яхшы китапханә” номинациясендә җиңү яулады һәм 100 мең сум грантка ия булды.
Зәйдә “Яшьлек” боз сараенда Өлкәннәр декадасы кысаларында традицион хәйрия матчы оештырылды. Эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр арасында барган әлеге матчтан кергән акча ялгыз яшәүче, авыр хәлдә калган өлкәннәргә тотылачак.

12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 5740 гектарда алынып, 238210 тонна татлы тамыр җыелды.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән бергә җитештерү сәнәгатьчеләре дә үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шикәр кайнатуда хезмәт итүче хезмәткәрләр арасында барлык гаиләләре белән эшләүчеләр дә җитәрлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International