Вакытны саклаучылар

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
Туган якны өйрәнү музеенда 19 гасырдан калган бик күп сәгатьләр коллекциясе саклана. Аларның төрлесе – йокыдан уяткычы,үзйөрешле,кесә, ком, көръән сәгатьләре бар. Алар белән “Сәгатьләр тарихы” дигән интерактив музей укуларында “Березка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр танышты. Алар сәгатьләр тарихын ишетеп, үзләре бер мизгелгә сәгатьләр механизмына әверелделәр. Балаларга юк кына кул астындагы әйберләрдән су сәгате ясау, кояштан карап , әтәч кычкырган тавыштан вакытны белү һәм илебездә иң зур сәгатьнең кайда саклануы турында да сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International