Хезмәт династиясе предприятие өчен тотка булып тора

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән бергә җитештерү сәнәгатьчеләре дә үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шикәр кайнатуда хезмәт итүче хезмәткәрләр арасында барлык гаиләләре белән эшләүчеләр дә җитәрлек. Ул традиция күптәннән, шикәр заводы төзелешеннән алып бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Сыщиков, Басургин, Лебедев, Шахмаев, Клюкин, Анниннар гаиләләре хәзергә кадәр иң хезмәт коллективында иң таралган исемнәр. Юрий Александрович Ермолаев заводта 27 ел хезмәт итә. Аның артыннан аның тормыш иптәше, Вера Николаевна урнаша. Аннан озак та үтми уллары Александр, кызлары Алена һәм кияүләре рамис урнашалар. Гаилә башлыгы 13 ел машина ремонтлау цехында эшли. Аннан слесарь-ремонтчы һөнәрен үзләштерә. Хәзерге вакытта заводта иң җаваплы эшләрнең берсе, насос паркында бригаданы җитәкли. Шикәр җитештерү сезонында технология сменасында дежур-слесарь ролен башкара. Ул 5 разрядлы крановщик, стопальшик, насос паркында 4 разрядлы машинист та. Ул үзе эшли торган цехта ремонт эшләрен һәм яңа җиһазлар урнаштыруда алыштыргысыз белгеч санала. Ул быел гына да 20 хезмәт җитештерүчәнлекне арттыру һәм сыйфатын яхшырту буенча тәкъдим керткән, шуның 17 се инде куллануда. Хатыны Вера Николаевна оешмада 22 ел хезмәт итә. Ул маляр, известь яндыручы. Уллары, жом киптерү участогында слесарь-ремонтчы, формовщик. Кызлары, төрү цехында үлчәүдә эшли, кияүләре-җитештерү цехында оператор. Туганнар һәрвакыт бер-берсенә ярдәмләшеп булышып эшлиләр һәм тормыш итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International