Мәдәният наркотикларга каршы

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
9 октябрьдә шәһәр мәдәният йортында “Мәдәният наркотикларга каршы” дип исемләнгән рәсем бәйгесе үтте. Аның максаты мәдәният чаралары белән сәләмәт тормыш алып бару серләренә төшенү. Алып баручы мәдәният чараларының кеше тормышында әһәмияте һәм җәмгыятьтә аның урыны турында сөйләде. Яшь талантлар рәсем ясау бәйгесендә катнаштылар. Начар гадәтләр турындагы әңгемәдә катнаштылар. Жюри составы беренчелекне Гарифуллина Каринага бирде. Бәйге ахырында барлык катнашучылар тәмле ризыклардан авыз иттеләр. Әлеге чаралар балаларга яштән начар гадәтләрне булдырмаска юл күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International