Зәйдә “Иң оста тәрбияче” бәйгесе үтте

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
2 октябрьдә бәлик булмаганнар арасында “Иң оста тәрбияче” бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Әлеге бәйгедә һәр командадан 5 әр кеше катнашты. Алар арасында: мәктәп диреторлары, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният идарәсе белгечләре, спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре. Бәйгедә катнашучылар презентация, импровизацияләр, музыкаль номерлар аша үзләренең эшләрен күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәсендә җиңүче булып яшьләр идарәсе башлыгы Елена Павлова танылды. Ул 15-20 октябрьдә Казан шәһәрендә үтәчәк республика этабында катнашачак. Хәзерге вакытта бәлик булмаганнар белән эшләү комиссиясендә хисапта торучы яшьүсмерләр саны 22 кеше исәпләнә. Аларның һәрберсенә җаваплы иҗтимагый тәрбияче билгеләнгән. Тәрбияче булып теләгән кеше беркетелә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International