Зәйдә шикәр чөгендере барлык мәйданның 68,3 процентында алынды

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 5740 гектарда алынып, 238210 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 68,3 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 415 центнер тәшкил итә. Басуда тәүлек дәвамында 11 “Ропа” комбайны эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International