Бүген 10.00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда мәдәният, фән, спорт һәм техника өлкәсендә аеруча зур уңышларга ирешкән, бөтенроссия, республика һәм муниципаль чараларда югары нәтиҗәләр күрсәткән муниципаль белем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары өчен яңа ел тамашасы узды.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов эш визиты белән Зәй ГРЭСында булды һәм энергетиклар көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты.
Бүген С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Туган телгә багышланган матур чара узды.
21 декабрьдә педагогик хезмәт ветераны Садретдинова Рина Гатуф кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.