Район башлыгы Разиф Кәримов энергетиклар көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов эш визиты белән Зәй ГРЭСында булды һәм энергетиклар көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты. «Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка ихлас күңелдән рәхмәт, аның сәясәте һәм «Татэнерго» АҖ җитәкчелеге ярдәме белән Зәй энергетиклар шәһәре булып калуын дәвам итә. Бу ел безнең район өчен тарихи ел булды, без станциягә ПГУ-850 МВт яңа энергоблогы төзелешенең истәлекле билгесен салдык . Энергетиклар көнендә нәтиҗәле эшегез өчен шулай ук рәхмәт белдерәсем килә, сезгә иң мөһиме сәламәтлек телим!" Аннары район башлыгы бу елның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасын үткәрде. Район башлыгының Мактау грамотасы белән түбәндәгеләр бүләкләнде: инфокоммуникацион технологияләр бүлеге инженеры Елена Дорофеева, ягулык цехы машинисты Валентина Краснова, 2 нче котлотурбина цехы энергоблогы машинисты Федор Казаков, хисапчы Рәйлә Наумова, техник хезмәт күрсәтү һәм сервис бүлеге инженеры Елена Кузьмина. Моннан тыш, «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика ачык телевизион фестиваленең суперфиналында катнашкан өчен, Зәй ГРЭСЫ иҗат коллективы район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тантаналы җыелышта шулай ук «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев та катнашты һәм бүләкләү тантанасын үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International