Бүген 10.00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда мәдәният, фән, спорт һәм техника өлкәсендә аеруча зур уңышларга ирешкән, бөтенроссия, республика һәм муниципаль чараларда югары нәтиҗәләр күрсәткән муниципаль белем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары өчен яңа ел тамашасы узды. Сәләтле балаларга ярдәм итү максатыннан, 2014 елдан бирле районда «Зәй муниципаль районының сәләтле балалары» программасы эшли. Район башлыгы чыршысында «Сәләтле укучы - сәләтле укытучы» грантының 23 җиңүчесе һәм «Безнең өмет» грантының 30 җиңүчесе диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов барлык балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, барлык теләкләрнең тормышка ашуын, яңа үрләр яулауларын һәм Ватаныбызның лаеклы гражданнары булуларын теләде. Чарада шулай ук барлык балаларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы һәм мәгариф идарәсе башлыгы Печина Лилия Равил кызы котлады. Бәйрәм кысаларында 500 укучы Яңа ел бүләкләре алачак.