Зәйдә юбилярны котладылар

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

21 декабрьдә педагогик хезмәт ветераны Садретдинова Рина Гатуф кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Д.В. Насретдинов, район мәдәният йорты хезмәткәрләре килде. Юбилярга Россия Презедентының Рәхмәт хаты, "ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале, район башлыгы бүләге тапшырылды. Ул Сарман районы Балагач авылында дөньяга килгән. Казан шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, педагогия институтында югары белем ала һәм юллама буенча Зәй районы Түбән Биш авылы мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта. 1954 елда шушы мәктәп укытучысы Михаил Ильич Петров белән гаилә кора, алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Хезмәт юлы ветеранның мәктәптән аерылмый, ул 20 ел дәвамында директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары булып эшли, 1985 елда лаеклы ялга чыга. Озак еллар намуслы хезмәте нәтиҗәсендә күп кенә дәүләт буләкләренә ия була: ветеран - “Халык мәгарифе отличнигы”. Республикабызның танылган шәхесләре Рабит Батулла, Николай Дунаев, Мөдәррис Әгъләмов, Федор Симашевлар- аның укучылары. Бүгенгесе көндә ул кызы Роза тәрбиясендә яши. Аның 5 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International