Бүген Зәйдә сәламәтлек саклау елы дип игълан ителгән -2020 елга йомгак ясауга багышланган бәйрәм чарасы узды. Аның кысаларында 4 мөһим объект: Сәрәпәле авылында - халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты, Имәнлебаш авылында - модульле фельдшер - акушерлык пункты, шәһәрдә - Зәй район үзәк хастаханәсенең палаталы корпусы һәм капиталь ремонттан соң «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйдан ачылды.
Татарстан Республикасы Чемпионатының 1 тур ярышларының беренче көнендә спортчылар ирекле стиль белән 1,25 км дистанциядә ярыштылар, хатын-кызлар, яшүсмер кызлар арасында 1 урын Лобастова Полина (Зәй, Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп), 2 урын Мельникова Алена (Яшел Үзән шәһәре), 3 урын Гаянова Эльмира (Зәй, Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп.