Зәй тренеры республика смотр-конкурсында җиңүчеләр арасында

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе
2020 елның 22 декабрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары арасында «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2020» республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. «Зәй» спорт мәктәбенең билбау көрәше буенча тренеры Салихов Равил Фаил улы «Олимпия булмаган спорт төрләре» категориясендә «Камиллек»номинациясендә I урын өчен Диплом белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International