Зәй муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә янгын вакытында хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

2020 елның 18 декабрендә 8 сәгать 00 минутта Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә янгын чыкканда социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча укулар үткәрелде. Берничә көн алдан янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы Светлана Сало хезмәткәрләр белән инструктаж уздырды. Тренировка үткәрелгән көнне, шартлы рәвештә, бинаның беренче катында янгын чыкты. Эвакуация 08 сәгать 04 минутта башланды. Бинадан 31 хезмәткәр эвакуацияләнде, барысы да үз вакытында бинадан чыгып киттеләр. Практик өлештә хезмәткәрләргә хәбәр итү тәртибе, янгын учагын сүндерү, куркынычсыз урынга эвакуацияләү тәртибе, бүлек мөдирләренең җитәкчегә докладлары өйрәнелде. Тренировка нәтиҗәләре буенча фикер алышканда, вакытында янгын чыганагы ачыклануы турында 88 нче янгын частенә һәм оешма җитәкчесенә дөрес хәбәр ителүе турында билгеләп үтелде. Уку-укыту күнегүләре барышында практик күнекмәләр, экстремаль ситуациядә хезмәткәрләрнең үз-үзләрен дөрес тотулары ныгытылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International