Бүген район башлыгы Разиф Кәримов аучылык хуҗалыклары вәкилләре белән район территориясенә африка дуңгыз чумасы үтеп керүне булдырмау буенча киңәшмә үткәрде. 20 декабрьдә Алабуга муниципаль районының Танай авылыннан ерак түгел үлгән кабаннар табу факты ашыгыч киңәшмә өчен сәбәп булды. Киңәшмәдә катнашучылар алдында районның баш ветеринария табибы Фоат Исламов, Кармалы аучылык хуҗалыгы җитәкчесе Фоат Минебаев чыгыш ясадылар. Алар кабан дуңгызларын табу эшен көчәйтү, африка чумасына чыгарылган барлык әйберләрне тикшерү, кыргый хайваннар өчен азык мәйданчыкларын дезинфекцияләү чараларын үткәрү буенча киңәшләр бирделәр. Район башлыгы Разиф Кәримов, үз чиратында, җаваплы кешеләрне уяу булырга, ветеринария хезмәтенең барлык таләпләрен тайпылышсыз үтәргә чакырды.