Зәйдә дүрт заманча автомобиль газ өстәмә компрессор станциясен ачу тантанасы булды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Зәй, Актаныш, Минзәлә һәм Нурлат районнары кулланучылары файдаланачак дүрт заманча автомобиль газ өстәмә компрессор станциясен ачу тантанасы булды. Тантанада шулай ук Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, «Газпром» ГАҖнең 308 нче Департамент башлыгы урынбасары Андрей Савин, «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Соин, «РариТЭК Холдинг» АҖ генераль директоры Рафаэль Батыршин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының нефть, газ, химия комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. Бүген республика газ заправкасы инфраструктурасы тагын 4 яңа газ заправкасы белән тулыланды һәм Республиканың төп автомагистральләрендә урнашкан 28 газ заправкасына җитте. Алар газ-мотор техникасын кулланган автомобильчеләрне ягулык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Зәй шәһәрендәге «Газпром» Автомобиль газ өстәмә компрессор станциясе 4 заправка постына ия. Аның җитештерүчәнлеге елына 5,9 млн. куб. м. табигый газ тәшкил итә, тәүлегенә 150 автомобильнең үткәрү мөмкинлеге бар. Зәйлеләрне бу истәлекле вакыйга белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, «Газпром» ГАҖ 308 нче Департамент башлыгы урынбасары Андрей Савин, «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Соин, «РариТЭК Холдинг» АҖ генераль директоры Рафаэль Батыршин котладылар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Газ-мотор ягулыгын алга этәрүгә һәм популярлаштыруга аерым өлеш керткән өчен» Истәлек билгесе тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International