Зәйдә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 1 туры ачылды

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә «Иң көчлеләр ярышы» Татарстан Республикасы Чемпионатының 1 турын ачу тантанасы узды. Ярышларда республиканың 17 районыннан 158 спортчы катнаша. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе җыелма командасы баш тренеры Эдуард Галиев, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе эшләре белән идарә итүче Денис Блохин, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Ашрапов, «Ялта-Зәй» ҮСП директоры Белла Огурцова катнашты. Бөтенроссия категорияле судьялар Наилә Сөләйманова һәм Шамил Хафизовка ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International