Зәй районына тагын бер яңа мәктәп автобусы бирелде

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды. Федераль ярдәм нәтиҗәсендә республика 70 яңа мәктәп автобусы алды, аларның берсе Зәй районына бирелде. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, хәзерге көндә мәктәп автобусларыннан башка булмый. Бүгенге көндә республикада алар 800 дән артык. Аның сүзләренә караганда, балаларыбыз теләсә кайсы торак пунктта шәһәрләрдәге кебек белем алсын өчен, белем алу шартларының тигез булуы мөһим шарт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International