27 декабрьдә «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Зәйлеләр ярминкәдән бәйрәм табынына кирәк булган азык-төлек товарларын сатып ала алачаклар. Бу көнне үз продукцияләрен сатуга шәһәрнең сәүдә нокталары, агросәнәгать паркы, эшмәкәрләр һәм фермерлар, Гулькин, Дүрт-Мунча, Югары Нәлем, Түбән Биш, Яңа Спас авыл җирлекләре шәхси ярдәмче хуҗалыклары куячак.