Зәйдә 2020 елга йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды

2020 елның 25 декабре, җомга

Бүген Зәйдә сәламәтлек саклау елы дип игълан ителгән -2020 елга йомгак ясауга багышланган бәйрәм чарасы узды. Аның кысаларында 4 мөһим объект: Сәрәпәле авылында - халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты, Имәнлебаш авылында - модульле фельдшер - акушерлык пункты, шәһәрдә - Зәй район үзәк хастаханәсенең палаталы корпусы һәм капиталь ремонттан соң «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйдан ачылды. Чара район башлыгы Р.Г. Кәримов һәм дәрәҗәле кунаклар катнашында «Яшьлек» боз сараенда узды. Анда шәһәр һәм район Советлары депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм районның хезмәт коллективлары вәкилләре чакырылган иде. Шулай ук узып баручы елга йомгак ясауда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. Социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады, шулай ук ул киләсе елга бурычларны да билгеләде. Зәй муниципаль районын күтәрү һәм үстерүгә үз өлешләрен кертүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Конкурс комиссиясе карары белән «Ел җитәкчесе» номинациясендә җиңүчеләр дип, «Агросила» генераль директорының «Зәй шикәре» эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Трошин Антон Александрович, «Зәй керамзиты» ҖЧҖ директоры Минаҗыев Рәйхан Хуҗаҗан улы билгеләнде. «Хезмәт кешесе» район конкурсының җиңүчесе, Зәй район үзәк хастаханәсенең анестезиология - реанимация бүлеге мөдире-анестезиолог – реаниматологы Политов Владимир Валерьевич булды. Предприятиеләрнең (учреждение, оешма) иң яхшы хезмәткәрләре дип түбәндәгеләр танылды: Новоселов Максим Сергеевич - «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСЫ котлотурба цехы өлкән машинисты, Феофанова Наталья Владимировна - «Радость» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре, Ханнанов Фәүҗәт Габдрахман улы - «Восток» агрофирмасы «Баграж» җитештерү комплексы идарәчесе. Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлекле билгесе белән Зәй үзәк район хастаханәсе коллективы бүләкләнде. Сәламәтлек саклау системасында хезмәткә намуслы карашы һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталыклары һәм һөнәрләренә тугрылык өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән Усманова Регина Рамил кызы - провизор госпиталенең эндокринологы, Жирикова Татьяна Ивановна - процедура госпиталенең шәфкать туташы, Пичугова Валентина Степановна-провизор госпитале хезмәткәре, Князев Евгений Порфирьевич-административ-хуҗалык өлеше технигы, Некрасов Максим Леонидович һәм Агаев Мансур Камил улы-ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшерлары, Ярмөхәмәтов Радик Рәшит улы һәм Шакирҗанов Марат Мөдәрис улы - ашыгыч медицина ярдәме бүлеге машина йөртүчеләре бүләкләнделәр. Район башлыгының Рәхмәт хаты белән Исаева Ирина Михайловна - гинекология бүлегенең табиб–акушер–гинекологы, Нуриәхмәтова Әлфия Мөнир кызы – диагностика – ультратавыш диагностикасы бүлеге мөдире, Әгъләмова Фатыйма Солтан кызы - Зәй табиблык амбулаториясе фельдшеры, Сметанин Александр Николаевич-административ-хуҗалык машина йөртүчесе, Илехметкина Наталья Констиновна - гомуми практика табибының шәфкать туташы, Краснова Галина Федоровна - кабул итү бүлегенең өлкән шәфкать туташы, Сынкова Лера Флимуновна - процедура поликлиникасының шәфкать туташы, Насрулаева Зира Рафыйк кызы – поликлиниканың участок педиатрия бүлегенең табиб – педиатры, Кузьмина Юлия Владимировна – Зәй политехника көллиятенең сәламәтлек пункты фельдшеры бүләкләнделәр. Күпьеллык хезмәте һәм сәламәтлек саклау системасына зур өлеш керткәне өчен, «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе Зәй район үзәк хастаханәсенең провизор госпитале мөдире - инфекционисты Нәбиуллин Әнвәр Сәүбән улына тапшырылды. Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Сомова Сәлимә Фәрхетдин кызы, палаталы провизор госпиталенең шәфкать туташы Габидуллина Фәридә Хәмит кызы бүләкләнделәр. Әлмәт, Лениногорск, Сарман районнарында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәт идарәсенең территориаль бүлеге коллективы, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе белән бүләкләнде. Төрле өлкәләрдә һәм тармакларда эшләүче барлыгы 75тән артык кеше төрле дәрәҗәләрдәге лаеклы бүләкләргә ия булды. Бүләкләнүчеләр арасында волонтерлар, төзүчеләр, эшмәкәрләр, архитекторлар, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дә бар: актив гражданлык позициясе һәм Татарстан Республикасы журналистикасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен, «Зәй - ТВ» телерадиокомпаниясенең рус телендә тапшырулар редакторы Маврина Елена Леонидовна Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш кертүе өчен, «Зәй офыклары» газетасы корреспонденты Шамионов Николай Пантелеевичка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде. Зәйлеләргә Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Галимов, татар эстрадасы йолдызы Ясмин, шәһәрнең иҗат коллективлары бәйрәм кәефе бүләк итте. 2021 ел Татарстан Республикасында Туган тел һәм Халык бердәмлеге елы, Зәй районында туган як елы дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International