Зәйдә ТР Чемпионатының 1 тур ярышларының беренче көненә нәтиҗәләр ясалды

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Чемпионатының 1 тур ярышларының беренче көнендә спортчылар ирекле стиль белән 1,25 км дистанциядә ярыштылар, хатын-кызлар, яшүсмер кызлар арасында 1 урын Лобастова Полина (Зәй, Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп), 2 урын Мельникова Алена (Яшел Үзән шәһәре), 3 урын Гаянова Эльмира (Зәй, Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп. Ир-атлар, яшүсмерләр, егетләр арасында 1 урынны Вахрушев Евгений (Яр Чаллы шәһәре), 2 урынны Таипов Алмаз (Саба районы), 3 урынны – Китаев Денис (Татарстан Республикасы җыелма командасы) яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International