Район башлыгы 4 нче мәктәптә үткән Парламент дәресендә катнашты

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында игълан ителгән «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы”на һәм районда “Туган як елы” уңаеннан "Татарстан - безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы" дип аталган парламент дәресе үтте. Дәрес Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланды. 10-11нче сыйныф укучылары туган җир турында татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыдылар. Түгәрәк өстәл артында фикер алышу барышында катнашучылар «Туган тел», "Туган якка мәхәббәт" төшенчәләре нәрсә аңлата, "Син яшәгән төбәк телен ни өчен өйрәнергә кирәк?"- дигән сорауларга җавап табарга тырыштылар. Укучылар алдында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Зәй шәһәре прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Кәримов Ренат Рәис улы чыгыш ясадылар. Очрашуда шулай ук Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина да катнашты. Мәктәп коллективы бүгенге дәрес чыгарылыш сыйныф укучылары өчен  файдалы булыр дип ышанып, киләчәктә аларның  туган телне һәм якны, Зәй шәһәрен һәм туган республикабызны саклаячагына зур ышаныч белдерде.  Дәресне мәктәп директоры Ларина А.Р. әзерләде һәм үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International