Бүген Зәйдә А.В. Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышлары республика финалын ачу тантанасы узды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

15 февральдә «Яшьлек» боз сараенда 2006-2007 елгы өлкән яшүсмерләр арасында «Алтын алка» клубының Бөтенроссия яшь хоккейчыларының республика финал ярышларын ачу тантанасы булды. Ярышларда Казан шәһәренең «АК БҮРЕ», Менделеевск шәһәренең «АЙСБЕРГ», Апасның «АЛТЫН АЛКА», Биектау районының "БИЕКТАУ", Азнакай шәһәренең «СОКОЛЫ», Чистай шәһәренең «ТОРНАДО», Кукмара шәһәренең «ЯГУАР», Зәй шәһәренең «ЯШЬЛЕК» командалары катнаша. Ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы, «Алтын алка» клубының региональ рәисе, ярышларның баш хөкемдары Бойцов Михаил Александрович, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Ашрапов Илфат Зиннур улы, "Яшьлек" спорт мәктәбе директоры Бәхтевалиева Ләйсән Марс кызы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International