2021 елның 11-14 февралендә «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен, физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы үткәрелде. Олимпиада да катнашу нәтиҗәләре буенча 4 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Устимкина Мария җиңүче булды. 3 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Клепиков Кирилл, 6 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Нуриева Алия, Кадер мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Миңнегалиев Рүзәл призерлар булдылар. Физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы җиңүчеләре һәм призерларын әзерләгән укытучылар: Краснова Регина Рафис кызы-7 нче мәктәп, Галиев Дамир Заил улы - 3 нче мәктәп, Краснов Юрий Васильевич-4 нче мәктәп, Насыйбуллин Рафис Низаметдин улы-6 нчы мәктәп, Миңнегалиев Равил Минразый улы-Кадер урта мәктәбе.