Зәйдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган бәйрәм концерты узды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Һәр елны, бу истәлекле көнне сугышны үткән кешеләр бергә җыела. Буген кунаклар алдында котлау һәм рәхмәт сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы чыгыш ясады. 15 февраль-Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне – герой һәм фаҗигале Әфган сугышында катнашкан һәркемне искә алу көне. Тугыз ел чит төбәктә барган каты сугышлар безнең халыкка күпме кайгы һәм газаплар алып килде. Әмма анда- ерак Әфганстанда да , совет сугышчылары иң яхшы кешелек сыйфатларын: батырлык, ныклык һәм намуслылык күрсәттеләр. Яңа истәлекле көн –бу вакыйганы һәр елны искә алып тору өчен, Әфган сугышыннан кайтмаган 14 меңнән артык совет солдаты һәм офицеры истәлегенә билгеләнгән. Бәйрәмне оештыручылар сугыштан кайтмый калганнарны искә алдылар, исән калганнарга олы хөрмәт күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International