Зәй укучыларының 7 эше "Милли МультFest" фестиваленең финалына узды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

13 февраль көнне "Энергетик" мәдәният сараенда «Милли МультFest» республика кинофестиваленең зона туры узды. Зәйгә Татарстан Республикасының 14 муниципаль районыннан һәм шәһәреннән катнашучылар килде. «Милли МультFest» республика кинофестиваленең зона турында зәйлеләр тарафыннан 19 эш тәкъдим ителде, шуларның 7сен финалда катнашу өчен жюри сайлап алды. Эшләр өч номинациядә билгеләнде. «Татар телендә анимацион фильмнар» номинациясендә финалга түбәндәге эшләр үтте: «Чал тарихлы кала» - Зәй шәһәре үзәк балалар китапханәсе иҗади төркеме; «Ачык сандык» - Наилә Шадыбаева, Фәридә Шадыбаева, Югары Шепкә мәктәбе; «Туган як» - Евгения Кицнак, Зәй шәһәренең “Яшьләр үзәге". «Татар телендә компьютер уеннары» номинациясендә Зәй шәһәре «Балалар иҗаты йорты» нан Ярослав Порываев һәм Александр Александровларның эшләре сайлап алынды. «Татар телендә балалар өчен кыска метражлы фильмнар» номинациясендә финалга Илья Муханов, Максим Петров һәм Камил Галиуллиннарның бердәм эше үтте. Бу балалар шулай ук Зәй шәһәренең Балалар иҗат йортында шөгыльләнәләр. Фестиваль балаларга үз фантазияләрен күрсәтергә, татар халкының гореф-гадәтләренә һәм чыганакларына кабат мөрәҗәгать итәргә, яңа юнәлештә үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирде. Финалистларны котлыйбыз һәм фестивальнең соңгы этабында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International