ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2021 ел
җомга
2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәтне саклау буенча 39 яңа кагыйдә үз көченә керде, яңа документлар хезмәт мөнәсәбәтләре һәм социаль партнерлык өлкәсендәге төрле сфера эшчәнлеген җайга сала.
8 апрель көнне Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында Zoom платформасында онлайн режимда «вакансияләр ярминкәсе» узды. Чарада "КАМАЗ" ЯАҖ «ТЭМПО» Кама металл корылмалар заводы, «Ремдизель» АҖ вәкилләре катнашты.
8 апрельдә хакимиятнең зур залында шәһәр Советының җир мәсьәләләре, экология һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиясе утырышы булды.

8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Эквест» V юбилей онлайн - конкурсы башланды. Ул инде 5 ел бөтен республика яшьләрен берләштерә.

2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гражданнарны бергәләп кабул итүе була.
8 апрельдә “Алтынчәч” балалар бакчасында Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган һөнәри юнәлеш чарасы узды.
4 нче мәктәптә «ЭКОяз 2021» республика акциясе кысаларында макулатура тапшыруга әзерлек буенча акция старт алды. Макулатура җыюның төп максаты – укучыларда ресурсларга сакчыл караш тәрбияләү, кәгазьне рациональ файдалануга өйрәтү.

"Кызыл калфак" балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Көн саен һава суларга чыккач мәктәпкәчә яшьтәге балалар үз участокларындагы территорияне җыештыруда катнашалар.

Экологик икеайлык кысаларында «Кызыл калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән танып-белү чарасы үткәрелде.

Зәй районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2021 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурска йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International