ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2021 ел
җомга
"Чисталык һәм матурлык" - шундый хештег (девиз) астында 12 апрельдән 16 апрельгә кадәр Ф.П.Симашев исемендәге спорт мәктәбендә экология акциясе үтте.

16 апрельдә районның 9 нчы мәктәбендә «Крестлар  - нольләр» дип аталган танып-белү уены үткәрелде.

15 апреля воспитанники старшей группы МБДОУ «Детский сад «Солнышко» принимали участие в акции «Нет пластиковым бутылкам!».
16 апрельдә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Р. М. Архипова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы М. Р. Солтанов катнашында, Зәй муниципаль районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды.
Бүген Зәй районы хезмәтчәннәре район башлыгы Разиф Кәримов һәм район имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллинның хәер-фатихасын алып, сабан культураларын чәчүгә керештеләр. Быел язгы культуралар чәчелә торган мәйдан 14,2 мең га тәшкил итәчәк.
Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды. Сезон башыннан районда барлыгы 26 ярминкә уздырылып, аларда 12 миллион сумнан артыклык продукция сатылган. Ярминкәләрдә шәһәр халкына үз товарларын агросәнәгать паркы, фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре тәкъдим итте.
14 нче апрельдә санитар икеайлык кысаларында «БАРС» спорт мәктәбендә «Чүпнең үз йорты бар!!!» акциясе узды.
«Алтынчәч» балалар бакчасында жюри әгъзалары «Бәхетле балачак - 2021» конкурсына йомгак ясадылар. Быел «Бәхетле балачак» VI муниципаль шигырь укучылар конкурсы Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Зәй муниципаль районында Туган як елына багышланган иде.

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы  филиалы 2021 елның 14 апреленнән 23 апреленә кадәр вакцинопрофилактика буенча «кайнар линия» үткәрә.

15 нче апрельдә 9 нчы мәктәпнең 6  "Б" сыйныфында "Урал,Кавказ таулары" дигән темага ачык дәрес үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International