«Пластик шешәләргә юк!» акциясе үтте

2021 елның 16 апреле, җомга
15 нче апрельдә “Кояшкай” балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән «Пластик шешәләргә юк!» акциясе узды. Балалар шешәләрнең гадәти чүп кебек таркалмавын, экологиягә зур зыян китерүен аңладылар. Тәрбияче Демахина В.М. аларга пластик шешәләр җыю өчен махсус тартма күрсәтте. Балалар андый тартмаларның күп кенә урамнарда торуын, пластик шешәләрне урамга ташларга ярамаганлыгын аңладылар, шешәләрне кирәкле савытка ташладылар. Алар әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын сакларга, табигатькә ярдәм итәргә, аны пычратмаска кирәк дигән карарга килделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International