16 апрельдә районның 9 нчы мәктәбендә «Крестлар - нольләр» дип аталган танып-белү уены үткәрелде. «Крестлар-нольләр» сыйныфтан тыш чараның максаты - логик фикерләүне, укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү, үзеңдә коллектив гадәт күнекмәләрен формалаштыру, үзара ярдәмләшү һәм иптәшлек атмосферасын булдыру иде. Командалар уен таблосында билгеле бер кырны сайладылар. Әгәр җаваплар дөрес булса, сайлап алынган уен кырында әлеге команданың билгесе куела (крест яки ноль).