Зәйдә ведомствоара комиссия утырышы булды

2021 елның 16 апреле, җомга
16 апрельдә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Р. М. Архипова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы М. Р. Солтанов катнашында, Зәй муниципаль районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Ялган хәмер сатуны булдырмау максатыннан, комиссиягә алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензиясе булмаган авыл сәүдә объектлары җитәкчеләре чакырылды һәм тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International