ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе
25 гыйнварда Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Бердәм Россия» партиясенең XXXIV региональ конференциясе узды. Конференциядә политсоветның биш ел эчендәге эшенә нәтиҗә ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр.

25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе
25 гыйнварда Россиядә, гадәттәгечә, Россия студентлары көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көне барлык ил һәм уку йортлары студентларын берләштерә.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
«Спорт тормыш нормасы» федераль проекты, «Демография» милли проекты кысаларында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла. Зәй муниципаль районының ГТО тестлау үзәгендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының физик әзерлек дәрәҗәсенә туры килү-килмәүгә тест узу мөмкинлеге бар.

24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе
Бүген Зәй шәһәренең «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында югары нәтиҗәле газ чистарту җиһазын рәсми төстә эшләтеп җибәрү чарасы үтте. Анда Росприроднадзор, Роспотребнадзор вәкилләре, җирле предприятиеләр: Зәй ГРЭСЫ, «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ, «Зәй шикәре» ААҖ җитәкчеләре катнашты.
22 гыйнварда Самара шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча «Сатори Кубогы» ачык ярышлары узды. Ярышларда Россиянең 18 шәһәреннән 300 дән артык спортчы катнашты.

23
гыйнвар, 2022 ел
якшәмбе
21-23 гыйнвар көннәрендә Зәйдә Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә багышланган «көрәш» буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

22
гыйнвар, 2022 ел
шимбә
Бүген Зәй балалар музыка мәктәбенең концерт залында юбилей концерты булды. Тантана сәбәпчеләре - мәктәпнең педагогик коллективы һәм аны тәмамлаучылар.
Бүген «Яшьлек» боз сараенда Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышларының тантаналы ачылышы булды.

21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бүген 4 нче урта мәктәпнең актлар залында “35 нче квартал”, “Воздвиженка”, “Кармалка” торак пункты һәм шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләр, район башлыгы Р.Г. Кәримов, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре катнашында халык җыены узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International