Зәйдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Зәй муниципаль районы территориясендә 2021 елда юллардагы хәлләр һәм аварияләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Г. Гарифуллин мәгълүмат бирде; «2021 елга Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» муниципаль максатчан программасының үтәлеше турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.М. Хаҗипов хәбәр итте. 2021 елда мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән чаралар турында мәгариф идарәсе башлыгы Э.Р. Сәфәргалиев, кышкы чорда Зәй шәһәрендә юлларны карап тоту буенча эшләрнең барышы турында, «Благострой» ҖЧҖ директоры Р.Р. Зәйнуллин, авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау мәсьәләсе буенча Төги авыл җирлеге башлыгы Т.В. Попова чыгыш ясады. Комиссия эше юлларны карап тотуга күзәтчелекне арттыруга, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чараларын гамәлгә ашыруга, мәгариф учреждениеләрендә, шәһәр һәм район халкы арасында юл хәрәкәте иминлеге буенча чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итү буенча профилактик эш алып баруга юнәлдерелгән.Сыйфатлы юллар-ул иминлек һәм уңайлылык нигезе. Утырышка Р. Г. Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International