Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй шәһәренең «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалында яңа экологик проект эшли башлады
2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Зәй шәһәренең «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында югары нәтиҗәле газ чистарту җиһазын рәсми төстә эшләтеп җибәрү чарасы үтте. Анда Росприроднадзор, Роспотребнадзор вәкилләре, җирле предприятиеләр: Зәй ГРЭСЫ, «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ, «Зәй шикәре» ААҖ җитәкчеләре катнашты. Проектны филиал директоры Мамонтов Андрей Валерьевич тәкъдим итте. Чистарту җиһазын монтажлау һәм урнаштыру буенча проект 2021 елның сентябрендә Словениядән җиһазлар китерелгәннән соң башланды. Аны сайлау буенча эш 2020 елда ук башланды, сайланган җиһаз бөтен Европа стандартларына туры килә. «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалы шундый инновацион җиһазлар урнаштырган беренче завод булды. Әлеге җиһазлар фенол һәм формальдегидны полимерлаштыру камерасы фильтрыннан аерылып чыккан калдыкларны 95% ка киметергә мөмкинлек бирә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, завод төзелгәндә ук аның линияләренең яртысына диярлек чистарту җиһазлары урнаштырылып проектлана. Моннан тыш Һаваның пычрану куркынычын киметү буенча башка күп төрле өстәмә чаралар да күрелә. Бүген завод үз калдыкларының 99% тан артыгын таш мамык эшкәртүгә җибәрә. Аларны яңа минераль җепселләр алу өчен, югары температурада эри торган чималга өстиләр. Бу материалларны кабат куллану, әйләнә-тирә мохиткә булган тискәре йогынтыны киметергә зур мөмкинлек бирә. Технониколь корпорациясе һәрвакыт төбәк һәм аның халкы алдында социаль һәм экологик җаваплылыкны аңлап эш итә, шуңа күрә зарарлы матдәләр чыгаруның киметү өстендә эш алып бара. Зәй шәһәренең «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалы коллективында 309 кеше хезмәт куя, алар предприятиенең экологик куркынычсызлыгын арттыру өстендә даими эшлиләр. Быел Зәйдә заводының экологик проектларын тормышка ашыруга 100 млн сум каралган һәм тагын бер линиягә шундый җиһаз сатып алу планлаштырылган. Бу юнәлештә эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Зәйдә җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр
Бүген хакимият бинасының зур залында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының сигезенче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы шәһәре Советының җиденче утырышы узды.
"Теремкәй" балалар бакчасы "ЭкоЯз" акциясендә катнаша!
Яз - үзгәрешләр һәм яхшы эшләр вакыты. «Теремкәй» балалар бакчасы да читтә калмаска булды һәм республика эко-марафонына кушылды! Сабыйлар өчен бу акция генә түгел, ә тулы бер маҗара.
«Чиста балалар бакчасы» экологик акциясе
"Кояшкай" балалар бакчасында «Чиста балалар бакчасы» дигән экологик акция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз