ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең оператив киңәшмәсе узды.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Розалия Архипова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Екатерина Андреева белән берлектә «Зәй икмәге» ҖЧҖ һәм «Зәй крекер» ЯАҖдә булды.
«Тату гаилә» балалар бакчасында республика "ЭКОяз-2022" акциясе экологик дәресләр үткәрүдән башланды.
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбе балалар бакчасы төркемендә «ЭКО-яз» акциясе кысаларында макулатура җыю буенча «Кәгазь җый – урманны сакла!» чарасы уткәрелде.
7 нче апрель көнне 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Сыерчык оясы» акциясе узды.

9 апрельдә физкультура-сәламәтләндерү комплексында Яшьләр эшләре буенча идарәсе эшлекле шартларда гадәти булмаган күңел ачуларны яратучылар өчен спортның офис төрләре буенча V юбилей чемпионатын уздырды.

9 апрельдә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре, предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре командалары арасында, «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы кысаларында, йөзү буенча шәхси-команда беренчелеге узды.

7-10 апрель көннәрендә Нурлат шәһәрендә Зәй спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Социалистик Хезмәт Герое Гыйматдинов Габбас Кыям улы истәлегенә 2008-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР беренчелегендә катнаштылар.

7-9 апрельдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының кече шәһәрләре һәм авыл районнары арасында йөзү буенча республика ярышлары узды, анда безнең спортчылар катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте: Минеева Руслана 2 урын (баттерфляй 50 м), Фирстов Роман 3 урын (брасс 200 м). Тренерлары Галимова Р. Х.
«Күк чәчәк» балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре тәрәзә төбендә искиткеч бакча үстерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International