9 апрельдә физкультура-сәламәтләндерү комплексында Яшьләр эшләре буенча идарәсе эшлекле шартларда гадәти булмаган күңел ачуларны яратучылар өчен спортның офис төрләре буенча V юбилей чемпионатын уздырды. Спорт офис төрләре буенча чемпионат - ул киерекелектән арынуның радикаль ысулы, чын күңелдән күңел ачу мөмкинлеге, гадәти әйберләргә көтелмәгән караш, спортның яңа һәм тиз үсә баручы төре. Чемпионатта 9 команда катнашты: Зәй ГРЭСыннан 2 команда, Зәй автомобиль юллары идарәсе, АККУРАЙД РУССИЯ УИЛЗ, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе, яшьләр эшләре идарәсе, мәдәният идарәсе, Көчәнеш астында эшләү үзәге, мәгариф идарәсе. Командалар түбәндәге урыннарны алдылар: беренче урын - «Энергия - 1»; Икенче урын - «Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе»; Өченче урын - «Энергия - 2». Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.