9 апрельдә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре, предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре командалары арасында, «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы кысаларында, йөзү буенча шәхси-команда беренчелеге узды. Авыл җирлекләре командалары арасында ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урын Якты Күл авыл җирлеге, 2 урын Сәвәләй авыл җирлеге, 3 урын Аксар авыл җирлеге, 4 урын Яңа Спас авыл җирлеге, 5 урын Баграж авыл җирлеге, 6 урын Түбән Биш авыл җирлеге, 7 урын Поповка авыл җирлеге, 8 урын Поручиково авыл җирлеге, 9 урын Чыбыклы авыл җирлеге, 10 урын Югары Мәлем авыл җирлеге, 11 урын Гүлкин авыл җирлеге. Ир-атлар арасында шәхси беренчелек: 1 урын Вятскин Алексей (Сәвәләй), 2 урын Хәйруллин Раяз (Якты Күл), 3 урын Сапаев Михаил (Поручиково); хатын-кызлар арасында шәхси беренчелек 1 урын Зингарова Яна (Түбән Биш), 2 урын Одаева Нигора (Урта Баграж), 3 урын Сафеева Александра (Якты Күл). Предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр командалары арасында ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урын Зәй ГРЭСЫ, 2 урын Зәй политехника көллияте, 3 урын Аккорайд, 4 урын ТЕХНО, 5 урын спорт идарәсе, 6 урын – Динамо, 7 урын Зәй шикәре заводы, 8 урын мәгариф идарәсе. Ир-атлар арасында шәхси беренчелек: 1 урын Клочков Кирилл (Аккорайд), 2 урын Колистратов Дмитрий (ЗПК), 3 урын Якупов Алмаз (Аккорайд). Хатын-кызлар арасында шәхси беренчелек: 1 урын Прохорова Ангелина (Динамо), 2 урын Овчинникова Инна (ГРЭС), 3 урын Ахунҗанова Галия (спорт идарәсе).