Билбау көрәше буенча ТР беренчелеге узды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

7-10 апрель көннәрендә Нурлат шәһәрендә Зәй спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Социалистик Хезмәт Герое Гыйматдинов Габбас Кыям улы истәлегенә 2008-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР беренчелегендә катнаштылар. Спортчылар лаеклы чыгыш ясап, түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Хөснуллина Алинә 2 урын, Рафыйков Артур 3 урын, Шамурзаев Риналь 3 урын (тренерлары Салихов Р.Р.), Насыйров Фидан 3 урын (тренеры Кәлимуллин Л. М.), Садриев Динар 2 урын, Чернов Андрей 2 урын, Карпов Данил 1 урын (тренерлары Салихова Р. Р.), Мәҗитова Камилла 3 урын (тренеры Салихов Р. Ф.) Команда зачетында Зәй шәһәре спортчылары 3 урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International